Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Кара Пулат"ны күрсәтәчәкләр


Опера Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 75 еллыгына багышлап күрсәтелә.

12 октябрьдә Мәскәүнең Кече Дәүләт академия театрында либретто авторы Ренат Харис һәм композитор Элмир Низамовның "Кара Пулат" операсы күрсәтеләчәк. Ул Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 75 еллыгына багышлана.

Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.

Операның либретто авторы Ренат Харис элегрәк әйтүенчә, спектакльнең мәгънәсе зур һәм тирән.

"Бу спектакль-операны тамашачы үзе карарга тиеш һәм бу спектакль белән авторлар халыкка ни әйтергә теләгәнен тамашачылар үзләре эзләп табырга тиеш. Хис белән уй бергә кушылып кешенең күңелендә нәрсә калыр мин ансын әйтә алмыйм. Әмма минем тамашачыга, дөньяда кешене кеше итә торган иң зур көч - ул мәхәббәт, мәхәббәттә тугрылык, туган илгә тугрылык, бер-береңә, дусларыңа тугрылык дигән фикерне җиткерәсем килде. Безгә шушы хисләрне сакларга кирәк. Шул очракта гына туган илгә, туган халкыңа, якыннарыңа игелек китерә ала торган кеше булып була", дип белдергән иде ул.

XS
SM
MD
LG