Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс Русиягә барудан баш тарта


Нилс Муйжниекс
Нилс Муйжниекс

Баш тартуның сәбәбе – Русия тарафыннан тәкъдим ителгән шартлар, диелә Европа Шурасы сайтындагы белдерүдә.

Комиссар Нилс Муйжниекс сүзләренчә, Русия җитәкчелеге илгә 48 сәгатькә генә килүне һәм бары тик Мәскәүдә генә булуны шарт итеп куйган.

Башка илләрдә Европа Шурасы комиссарының җитәкчелек белән генә түгел, төрле иҗтимаги үзәк вәкилләре белән очрашу һәм кеше хокуклары бозылу ихтималы булган урыннарга бару мөмкинлеге дә булган.

Муйжниекс фикеренчә, Мәскәү куйган шартларда, кеше хокукларын яклау күзлегеннән караганда, Русиягә баруның файдасы булмаячак.

Шул ук вакытта Европа Шурасы Русиядә кеше хокуклары торышын күзәтүне туктатмаячак, дип белдерә комиссар.

XS
SM
MD
LG