Боралак һәлакәте сәбәпле 22 октябрь Ямал-Ненец автоном бүлгесендә матәм көне.
МИ-8 боралагы һәлакәтендә 19 кеше һәлак булды. Боралак җомга автоном бүлгенең Яңа Уренгой шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Пуров районында һәлакәткә юлыга. Боралакта 22 пассажир һәм шул исәптән өч экипаж әгъзасы була. Боралак “Роснефть” оешмасы хезмәткәрләрен эш урынына алып барганда җиргә төшеп бәрелә. Өч кеше исән кала. Алар хатсаханәгә китерелгән, тормышларына куркыныч янамый, дип белдерелә.
Боралак һәлакәте сәбәпләрен тикшерү эше башланган.