Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда билбау һәм төрекмәнчә көрәш дөнья беренчелеге уза


Төрекмән такымы көрәшчеләре
Төрекмән такымы көрәшчеләре

Чаллының боз сараенда өч көн дәвамында билбау көрәшеннән 14нче, төрекмән көрәшеннән 3нче дөнья беренчелеге ярышлары бара.

Әлеге ярышларга төрле кыйтгалардагы кырык илдән 300дән артык көрәшче килде. Көрәшчеләр элек Советлар берлегендә булган ун илдән, шулай ук Ямайка, Конго, Кытай, Яңа Зеландия, Израил кебек җирләрдән дә килде.

Чаллыда беренче тапкыр уздырылучы бу беренчелеккә Русия иң көчле 38 көрәшчесен куйган. Шуларның уникесе Татарстаннан. Чаллы дүрт көрәшче чыгара.

Ярышлар “билбау”да җиде, төрекмән көрәшендә сигез авырлыкта уза. Хатын-кызлар биш авырлыкта көч сынашачак.Төрекмәнстаннар Чаллыга 40 кешелек такым алып килгән. Таҗиклардан унике көрәшче катнаша.

Кайбер белгечләр билбау көрәшендә татарстаннарның уңышына өмет итә. Алар әйтүенчә, республикада 15 мең кеше шушы көрәш төре белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG