Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лүбнән ярлары буенда 230дан артык качак батып үлгән


Лүбнән ярларында һәлакәт
Лүбнән ярларында һәлакәт

БМО мәгълүматларына караганда, 2016 елда Урта диңгезне кичкәндә барлыгы 4220 кеше һәлак булган.

Урта диңгездә Лүбнән ярлары буенда кораб бату нәтиҗәсендә 230дан артык мигрант һәлак булган дип хәбәр итә Reuters. Агентлык БМОның качаклар эшләре идарәсе вәкиле Карлотта Сами сүзләренә таяна.

Оешма мәгълүматларына караганда, 2016 елда Урта диңгезне кичкәндә дүрт меңнән артык кеше һәлак булган.

Октябрь ахырында БМО Европа берлегенә барып җитәргә тырышучы качаклар арасында корбаннар саны быел иң күпләрдән булыр дип көтелүен белдергән иде. Үлүчеләрнең күп булуын диңгез кичүе оештыручы контрабандистларның начар көймәләрдә бер үк вакытта меңәрләгән кешеләрне җибәрүе белән бәйле диелә.

Качаклар өчен куркынычсыз булып саналган Төркия-Греция арасының Европа Берлеге һәм Төркия килешүе нәтиҗәсендә ябылуы да корбаннар артуына сәбәп булып тора диелә.

БМО белгечләре качаклар өчен бәрелешләр булган урыннардан качуның уңайлы юлларын ачарга чакыра.

XS
SM
MD
LG