Accessibility links

Медиа: "Альянс" ширкәте "Башнефть" өчен 4 млрд сумга күбрәк акча тәкъдим иткән булган


“Башнефть” хиссәләренең дәүләт өлешен сатып алу өчен махсус оештырылган “Альянс” ширкәте хиссәләр өчен 334 млрд сум тәкъдим иткән булган. Бу ширкәт турында мәгълүмат юк диярлек.

“Альянс” ширкәтләр төркеме “Башнефть” хиссәләренең дәүләт өлешен сатып алу өчен “Роснефть”кә караганда дүрт млрд сумга күбрәк акча тәкъдим иткән булган.

Бу хакта язучы“Ведомости” гәзите “Альянс” президенты Дмитрий Никитинның Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка җибәргән хатына сылтана.

“Башнефть”нең дәүләт өлешен сатып алу өчен махсус оештырылган “Альянс” ширкәте хиссәләр өчен 334 млрд сум тәкъдим иткән. Никитин сүзләренчә, бу ширкәтнең үз акчалары, Европа һәм Азия банклары кредитлары. Гәзит сораштырган түрәләр һәм нефть ширкәтләре вәкилләре “Альянс” турында ишеткән юк дип белдергәннәр.

“Роснефть” берничә атна элек “Башнефть” хиссәләренең 50,08 процентын 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады.

Күптән түгел “Роснефть” монополиягә каршы федераль хезмәткә “Башнефть”не тулысынча сатып алу турында мөрәҗәгать җибәргән иде.

XS
SM
MD
LG