Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина БМОга Кырым турында яңа резолюция өлгесе керткән


Кырымтатарларның Киевта Русия илчелеге янында каршылык чарасы
Кырымтатарларның Киевта Русия илчелеге янында каршылык чарасы

Резолюциядә Кырым кешеләренең, шул исәптән кырымтатарларның һәм украиннарның хокуклары кысылуы хөкем ителә, Русия кырымтатар халкы мәҗлесенең экстремитик дип танылуын “кичекмәстән кире кагарга” чакырыла

Укрина БМОга Кырымда кеше хокукларының торышы турында резолюция өлгесе кертте. Ул Русияне аннексияләнгән ярымутрауга халыкара күзәтүчеләрне бернинди чикләүләрсез кертергә чакыра. Документны АКШ, Британия һәм Франция кебек илләрне кертеп, 38 ил имзалаган.

Резолюциядә Кырым кешеләренең, шул исәптән кырымтатарларның һәм украиннарның хокуклары кысылуы хөкем ителә. Документ Русияне кырымтатар халкы мәҗлесенең экстремистик дип танылуын “кичекмәстән кире кагарга” чакыра.

Тагын бер таләп – ярымутраудагы кеше хокуклары торышы турында хисап әзерләр өчен Кырымга халыкара күзәтүчеләрне кертергә рөхсәт бирү.

БМОдагы Украина вәкиле Владимир Ельченко, утырышта чыгыш ясап, Кырымда ике миллион ярым кеше “авторитар режимнан җәфа чигә, куркытылган, ярдәмгә мохтаҗ һәм үз хокукларын яклау мөмкинлегеннән мәхрүм” дип белдерә.

БМОда Русия вәкиленең урынбасары Евгений Загайнов документны берьяклы дип кенә атый һәм Украинаны “Русиягә каршы мәгълүмат сугышын көчәйтүдә” гаепли.

Русия Кырымны 2014 елның мартында яшерен рәвештә үз хәрбиләрен кертеп тутырып аннексияләде.

8 ноябрьдә Европа берлеге аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән түрәләргә карата яңа чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG