Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Русияне Кырымда тагын бер провокация ясауда гаепли


Кырымда украин диверсантлары тоткарланды дигән хәбәрне Украина җитәкчелеге кире кага һәм ФСБны ялган таратуда гаепли.

Украина саклану министрлыгының Төп күзәтү идарәсе Русия иминлек хезмәтенең Акъярда (Cевастополь) украин диверсантларын тоткарлау туындагы хәбәрен кире кага. Әлеге белдерү “чираттагы фейк” дип атыйлар һәм Русия махсус хезмәтләренең максаты – ярымутрау халкына басымны яшереп, Украинаны бөтен дөнья алдында начар яктан күрсәтергә тырышу дип бәяләнә.

Украина саклану министрылыгы вәкиле Андрей Лысенко Кырымда украин диверсантлары юк, ә ФСБ чираттагы тапкыр алдый ди.

Русиянең иминлек хезмәте 9 ноябрьдә Кырымда Украина саклану министрлыгының диверсия төркемен тоткарлавы турында белдерде. Имеш, алар ярымутрауның хәрби корылмаларына террор һөҗүмнәре әзерләгән.

“Интерафкс” язуынча, тоткарланган украиннар күзәтү хезмәте офицерлары булган, алар инде үз гаепләрен таныган һәм күрсәтмәләр бирә башлаган.

Август аенда Русия иминлек хезмәте украин хәрби күзәтү хезмәте Кырымга дивесрантлар җибәргән дип белдергән иде. Ул вакытта сак астына алынган кешеләр арасында Украина ватандашлары Евгений Панов һәм Андрей Захтей бар иде. Мәскәү Киевны террорга күчүдә гаепләде һәм җавап чаралары белән янады. Украина җитәкчелеге гаепләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG