Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин халыкара җинаять мәхкәмәсе килешүеннән баш тартты


Запорожьеда Надежда Савченконы яклап уздырылган каршылык чарасында
Запорожьеда Надежда Савченконы яклап уздырылган каршылык чарасында

Русия Рим статуты дип аталган килешүне 2000 елда имзалаган, ләкин әлегәчә ратификацияләмәгән иде. Хәер инде ул әлеге килешүдән бөтенләй баш тартты.

Русиянең Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутында катнашудан баш тарту турындагы карарны Владимир Путин имзалады. Ул Тышкы эшләр министрлыгына Кремльнең әлеге карарын БМО Генераль секретаренә җиткерергә кушты.

Рим статуты – Һаагтагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе тарафыннан төзелгән халыкара килешү. Документ 1998 елда Римда узган дипломатик конференциядә кабул ителгән һәм 2002 елда гамәлгә кергән.

Русия килешүне имзалады, ләкин моңа кадар ратификацияләмәгән иде. Аны ратификацияләмәгән дәүләт ватандашлары кылган җианятьләр Һааг мәхкәмәсендә карала алмый.

Русиядән тыш, АКШ, Украина, Кытай һәм башка кайбер илләр документны ратификацияләмәгән.

Рим статутыннан баш тарту турындагы карарда язылуынча, әлеге тәкъдимне Русия тышкы эшләр министрлыгы да, Югары мәхкәмә дә, тикшерү комитеты да хуплаган.

Әле сишәмбе көнне генә Һаагтагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Кырымдагы хәлләр турында ясаган беренчел хисабында ярымутрауны аннексияләүне Русия һәм Украина арасындагы кораллы низагка тиңләү турында белдергән иде. Прокурор Фату Бенсуда хәзерге вакытта ярымутраудагы хәлләр “дәвамлы оккупация”гә тиң дигән карарга килгән.

XS
SM
MD
LG