Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активистлары Яшел Үзәндә Сталинга һәйкәл куюга каршы пикет уздырачак


Яшел Үзәндәге Сталин һәйкәленә каршы чыгучы ТИҮ активистлары Русия президентыннан Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәлен алып куюны да сорарга җыена.

26 ноябрьдә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Яшел Үзәндә куелырга мөмкин Сталин Һәм Орелда куелган Явыз Иван һәйкәлләренә каршы пикет уздырырга җыена.

ТИҮ Иосиф Сталинны "канлы тиран", "дистәләгән миллион кешене үтерүче" дип атый. Моннан тыш оешма активистлары пикетта Русия президенты Владимир Путинга "Орелда канлы палач Явыз Иванга ачылган һәйкәлне алып куюны" таләп итеп мөрәҗәгать итәчәкләр.

Ноябрь уртасында Яшел Үзән шәһәр шурасы утырышында шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимов Гоголь урамында "Муравейник" сәүдә үзәге тирәсен "коммунистик сквер" итү һәм анда Сталинга да һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты.

Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин Азатлыкка Сталинга һәйкәл кую-куймауны халык хәл итәчәк дип белдерде. Халык арасында һәйкәл куйганчы социаль проблемнарны чишү кирәк диючеләр дә бар.

Думадагы Бердәм Русия депутаты Евгений Федоров җитәкләгән "Милли-азатлык хәрәкәте"нең (Национально-освободительное движение) Татарстандагы активистлары Казанда да Иосиф Сталин һәйкәлен кую өчен акча җыя башламакчылар иде. Ләкин республика мәдәният министрлыгы әлеге тәкъдимне хупламады.

XS
SM
MD
LG