Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Кара диңгездә хәрби күнегүләр башлады, Русия корабларын диңгезгә чыгарды


Русия гаскәренең "Панцирь " корылмасы
Русия гаскәренең "Панцирь " корылмасы

Украина хәрбиләре Кара диңгез өстендә күнегү атышлары башлады. Русия моңа җавап итеп Кара диңгез флоты корабларын диңгезгә чыгарды.

Кара диңгез өстендә пәнҗешәмбе иртән хәрби күнегүләр башланды дип хәбәр итте "112 Украина" телеканалыннан Украина хәрибләре вәкиле Владимир Крыжановский.

Украина хәрби-һава көчләренең идарә үзәге башлыгы Роман Юрчилов әйтүенчә, ракеталар Русия аннексияләгән Кырым һава чикләренә барып җитми, ярымутрауга кадәр 30 чакрымнан артыграк ара кала.

Русия хәрбиләре Украина күнегүләренә җавап итеп Кара диңгез флоты корабларын ярымутрауның көнбатыш ярлары тирәсенә чыгарды.

ТАСС хәбәр итүенчә, Русия транспорт министрлыгы Халыкара сивиль авиация оешмасына (ICAO) Кырым тирәсендә барган ракета күнегүләре турында мөрәҗәгать җибәргән. Бу хакта транспорт министры Максим Соколов сөйләгән.

Пәнҗешәмбе Русия, әгәр дә Украина 2016 елның 1-2 декабрьләрендә Кырым тирәсендә ракета сынаулары уздырса, ракета кулланырга әзерлеге турында белдергән иде.

Украинаның Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы секретаре Александр Турчинов, әлеге кисәтүләргә җавап итеп, Мәскәүне үзенең "шашынулары һәм провокацияләре белән" күнегүләр уздыруга комачауламаска өндәде.

XS
SM
MD
LG