Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:20

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Карелиядәге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Дадин инде узган атнада ук күчерелгән. Ул хәзер икенче бер төбәктә утыра диелә.

Сәяси тоткын Илдар Дадин Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән. Карелиядә ул кыйнаулар һәм җәзалар куллану турында зарланган иде.

Интерфакска Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Карелиядәге блегеннән хәбәр итүләренчә, Дадин инде узган атнада ук күчерелгән. Ул хәзер икенче бер төбәктә утыра диелә. Ләкин төгәл генә мәгълүмат бирмиләр.

Канунга ярашлы, яңа урынга күчкәч, Дадин 10 көн эчендә туганнарына хәбәр бирә алачак.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе ялгыз пикетлар уздырган Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп иректән мәхрүм итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга үзгәртелде.

Илдар Дадин үзе гаебен танымады, "Конституциядә каралган хокукларын кулланган өчен" хөкем ителгәнен белдерде.

2016 елның 1 ноябрендә Дадин кыйналуы һәм кулларына богау салып богаудан түшәмгә эленеп куелуы турында белдерде.

Ноябрь ахырында Европа парламенты Илдар Дадинны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итеп резолюция кабул итте.

XS
SM
MD
LG