Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:54

Якут, тывалы урыслашырга теләсә дә, көзгегә карагач, үзенең "чиста" урыс булмаганлыгын күрә. Ә менә Уфадагы яки Казандагы татарга шул ук көзге, "син нәкъ урыс шикелле" дигәнрәк җавап кайтарып тора.

Татарны шәрыктә күрергә телибез

Мин үзем татарга тарихчылар күрсәткән векторда яшим: Шәрыкне яратам, Азиягә өстенлек бирәм, Дәште-Кыпчакны юксынам. Пассионар, туган җанлы, әшнәле булырга да телим. Бала чактан кара кашлы кавемнәргә сокланып яшәдем. Әйтик, авылга килгән чегән ирекле, көньяк шабашнигы уңган, Ташкентта тормыш рәхәт, Кавказ холкы кыю булып күренде. Үзаңнары югары һәм матди байлыклары күп булсын өчен татар да шундый булырга тиеш, башкача исә "лузер" булып кала, дип уйлый идем.

Үзен Шәрыктә күрергә теләүчеләрне аңлыйм мин. Тик менә табигатем һаман да карга баткан кара урман арасына тарта, үземнеке үз эчемә тыга тора. Аптыраган инде...

Салкын канлы кешеләр

Татар тарихчылары Уфага да барып кайтты. Тик урыслашып баручы җирле татар аларны аңламас кебек. Безне, Идел белән Урал арасында яшәүче бүгенге төрки телле халыкны, күчмә кавемнән дип әйтәләр. Тарихыбызны йә ерак Кытай-Монголиягә бәйлиләр, йә 500 ел элек кенә булган ханлыкларга, урдаларга китереп чыгаралар. Тик менә көзге генә алдый белми. Әйтик, казанарты татары гадәттә көзгедә үзен төньяк европалы итеп күрә, ул чын ак йөзле кеше.

Казанарты татары гадәттә көзгедә үзен төньяк европалы итеп күрә, ул чын ак йөзле кеше

Холкы да шундый: сабыр, башкаларга ихтирамлы, басым ясаучылар тәэсиренә иммунитетсыз, илтифатлы, нәкъ Швеция, яки Финлядия, һичьюгы Германия халкы кебек. Моңа аптырамыйм, географик яссылык Германиягә туры килә, ә табигать исә Швеция, кайчак Финляндиягә тарта. Шуңа күрә холыклар да бертөрле: салкын канлы юаш кешеләр без. Дәртле итальян яки грекларга, гарәб белән төреккә охшамаган без. Кая барыйк инде, кыю, кайнар канлы булмагач, яки кояшлы илләрдә, ялан далада, чүлдә, тауда тумагач?

Без –​ автохтон һәм аборигеннар

Фин-угыр кешеләре җиңел генә урыслашкан кебек, инде татар да урыс арасына җиңел кереп китә тора. Чөнки көзге безгә дә, кыяфәтегез бит фин-угырныкы, дип кычкыра. Аеруча җирән, яки сап-сары чәчле татарга авыр, ул үзенең "чын татар" түгеллеген көзгедән күрә. Аңлыйм, ак тәнлелек, блондинлык рецессив ген. Ак кеше кара тәнле кеше белән кушылса, кара чәчле туу ихтималы зуррак, чөнки кара чәч, кара күз – доминант ген. Без дә, гомер буе Европада торган ак тәнле кешеләр, автохтон аборигеннарның туруннары, тарихчылар мактаган нугайлар белән кушылып шактый караерга тиеш идек. Тик барыбер әле дә көньяк халкы булып бетә алмаганбыз. Һаман да күбебез, хәтта теләмәсәк тә, европеоид кыяфәтле булып калганбыз. Гаепләмәгез безне!

Акны "кара" дип язалар

Ул үз йөзен дала киңлекләреннән, Азия җилләреннән читтә, үз туган илендә, суык кышлы, яшел урманлы җирлектә күрә

Ни өчен язам соң моны? Сәбәбе, әле дә баягы шул европалы һәм төньяк халыкларның сыйфатына барып тоташа. Без гаделлек яратабыз, акны "ак" дип сөйләшергә күнеккән. Ә безгә исә "сез кара" дип әйтәләр. Ә бу алдану хисен уята. Шулай итеп татар халкы тарихчыларга инде ким дигәндә йөз ел буе ышанмый. Ул үз йөзен дала киңлекләреннән, Азия җилләреннән читтә, үз туган илендә, суык кышлы, яшел урманлы җирлектә күрә. Татар тарихчылардан кача, ул аларга ышанмый. Үз милләтен яратканнары да, кабаттан көзгегә карый, аннары тарихи китапларын укый да аптырап кала. Алары да визуаль (чынбарлык) белән китап (әкият) арасында аерманы күрә.

Татар инде холкы белән дә урыска охшый бара

Үз-үзен алдамас өчен, гадәти кеше "татарныкы" дип саналучы тарихыннан, мәдәниятеннән, үзатамасыннан да качуны кулайрак күрә. Аңа, урыс янында рәхәтрәк, чөнки ул үзе дә урыска охшаган. Монысы тышкы кыяфәте турында. Шуңа өстәп татар хәзерге холкы, тормышы белән дә бүген урыска охшаган. Әле башына сеңгән башка ялганнарны, пропаганданың көне-төне ми юуын, көндә барган ассимиляцияне дә өстәсәк, ул урыска үлеп гашыйк булып, аның эченә кереп эрү турында хыялланып яши кебек. Шулай иттереп бичара татар ике аяклап татарлыктан качуын дәвам итә.

Иде инде...

Тәртипле татар да, урыс кебек үк, ботка белән бәрәңге, шулпалы аш, ипи ашый. Тәртипсезе исә аяк терәп аракысын да эчә

Үз-үзен таба алмаган бичара татар Англиядә яшәсә, инглизгә әйләнер иде, аның милли иммунитеты юк. Русиядә яшәгәч, үзенә охшаган, үзе яраткан халыкка, урыска бик теләп әверелә. Әйтик, тәртипле татар да, урыс кебек үк, ботка белән бәрәңге, шулпалы аш, ипи ашый. Тәртипсезе исә аяк терәп аракысын да эчә. Дөрес, элек кайбер аермалар бар иде, әйтик татар урыс кебек гөмбә ашамый иде. Иде бит ул, иде инде...

Көньяк халкы булырга авыр

Күп татар үз йөзен төрки халыклар, күчмә кабиләләр, Азия кешеләре арасында күрми. Аларга ышанмасагыз, ярдәмгә тагын шул көзге килә – иң татар җанлы кеше дә, көнкүрешендә, холкында көньяк, яки көнчыгыш халыкларына охшап бетә алмый. Азия халыклары белән мәдәният, көнкүреш, холык аермалары да бар. Гадәти татар, урыс кебек үк, мөселман халыкларына да шикләнеп, куркып карый, ул тышкы кыяфәте белән дә, холкы белән дә гарәпкә, йә индонезиялегә охшамаган бит, алар белән туганлыгын күрми.

Гаммәви татар урыс арасында туа, урысча үсә, укый, яши, урысча үлә

Гаммәви татар урыс арасында туа, урысча үсә, укый, яши, урысча үлә. Соңгы елда Уфада гына да шактый татар үлде һәм аларны татарча итеп түгел, ә табутка салып күмделәр. Совет чорындагы кебек. Бала табу йорты, балалар бакчасы, мәктәп, университет, эш урыны, торган йорт бер булгач, зират та бер була. Кемгәдер ошамыйдыр бу, тик үлгәннәргә дә, оныкларына да моны аңлатып булмый. Кеше эшенә тыкшынмыйбыз. Без чын европалар, инивидуалист һәм толерант кешеләр, башкалар тормышын гаепләмибез.

Тывалы урысны аера, урыс тываны таный

Кысык күзле, "табак" битле якут, тывалы көзгегә карый да, үзенең "чиста" урыс булмаганлыгын күрә

Ә менә Себердәге чын-чынлап азияле һәм монголоид халыкларга, "алга киткән" мәдәниятләре, мәктәп, анык тарихлары, дәүләтчелекләре булмаса да, диннәре аермаса да, эрү куркынычы азрак яный. Ник? Чөнки кысык күзле, "табак" битле якут, тывалы көзгегә карый да, үзенең "чиста" урыс булмаганлыгын күрә. Ул үзенең башка төрле кеше икәнлеген белә һәм "ак колаклы" урыс-татар белән кушылганчы, йөз тапкыр уйлый әле. Кыяфәт аерымлыгы аларны аерып тора, урыс экспансиясеннән саклый. Хәер, урыс үзе дә, тывалы кеше кебек кыяфәтле булмаганлыгын, күреп тора. Ул да чикләрне күрә.

Урыс татарны танымый, татар урысны аермый

Ә урыс белән татар арасында исә аермалар юк. Татарны урыс урамда аерып таный алмый. Ул аны, тышкы кыяфәтенә карап, үзе шикелле үк урыс дип уйлый. Шулай иттереп урыс белән татар симбиозда гына яшәми, алар бербөтен кыяфәт, мәдәният тә булып беткән инде. Бертуган кешеләр кебек. Алар бер-берсенә кушыла тора. Ә мәдәнияттә, мәгарифтә, дәүләттә урыс әйдәп бара, басып тора, шуңа күрә, кушылган татарлар карышмыйча урыс мәдәниятен сайлый. Кушылучы үзе өчен шикле, яки ясалма, өметсез күренгән татар тамырына, тарихына, теленә бармак тыгып башын аптыратып та тормый.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG