Үзбәкстанда президент сайлауда дәүләт башлыгы вазифасын башкаручы Шәүкәт Мирзияев җиңде. Бу хакта илнең Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Шәүкәт Мирзияевны яклап, сайлауда катнашучыларның 88,61 проценты тавыш биргән.
Халык-демократик фиркасе намзәте Хотомжон Кетмонов 3,78 процент, “Адолат” социал-демократ фиркасеннән Нариман Умаров 3,46 процент, “Милли тикланиш” фиркасеннән Сәрвәр Отамуратов 2,35 процент тавыш җыйган.
Сайлауның нәтиҗәләре игълан ителгәч, сәясәтче митингта чыгыш ясап, көндәшләренә рәхмәт сүзләре җиткергән.
Үзбәкстанда 4 декабрь вакытыннан алда сайлау узды. Моңа кадәр дәүләтне җитәкләгән 78 яшьлек Ислам Кәримов быел 2 сентябрьдә вафат булган иде.
Кәримов вафатыннан соң Шәүкәт Мирзияев дәүләт башлыгы вазифасын башкаручы булып калды.