Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзаларны үтәү хезмәте: Дадин шикаятьләре нигезендә җинаять эше ачылмаячак


Петербурда Дадинга теләктәшлек күрсәтеп, 7 декабрьдә чара узды
Петербурда Дадинга теләктәшлек күрсәтеп, 7 декабрьдә чара узды

Федераль хезмәт урынбасары Валерий Максименко сүзләренчә, җәзаларны үтәү хезмәте дә, Тикшерү комитеты да Дадинга карата җәзалар куллану фактларын ачыкламаган, җинаять эше ачу турындагы мөрәҗәгате кире кагылган.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәт белдерүенчә, оппозиция активисты Илдар Дадинның Сегежа колониясендә кыйнаулар турындагы эшенә “соңгы нокта куелган”. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федераль хезмәт урынбасары Валерий Максименко сүзләренчә, җәзаларны үтәү хезмәте дә, тикшерү комитеты да Дадинга карата җәзалар куллану фактларын ачыкламаган, җинаять эше ачу турындагы мөрәҗәгать кире кагылган.

Дадин бүтән колониягә күчә, ди Максименко. Теләге булса, яңа урын турында ул туганнарына хәбәр итә алачак, диелә. “Дадин үзен яхшы хис итә, күтәренке рухта йөри, нык итеп ашый. Аның иминлегенә бернинди дә куркыныч янамый”, дип белдерә Валерий Максименко.

Элегрәк кеше хокуклары шурасы әгъзлары белән очрашудан соң президент Владимир Путин баш прокуратурага хокук яклаучыларның мөрәҗәгатьләрен тикшерергә кушкан иде. Ләкин Дадин турында конкрет әйтмәде.

Дадинны колониядә кыйнаулар турында ноябрь башында билгеле булды. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте һәм тикшерү комитеты бернинди дә хокук бозулар булмады дип белдерсә дә, хокук яклаучылар Дадинга көч куллану турында дәлилләр бар ди.

5 декабрьдә сәяси тоткын Илдар Дадин Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән дигән хәбәр таралды.

Берничә тапкыр ялгыз пикетка чыккан Дадин – Русиядә "Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп хөкем ителгән беренче кеше.

XS
SM
MD
LG