Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голикова: 2017 елда Русиянең резерв фондында акча калмаячак


Татьяна Голикова
Татьяна Голикова

Резерв фондында акча беткәннән соң, хөкүмәт дәүләт байлыгы фонды акчаларын тота башларга җыена.

2017 елда Русиянең резерв фондындагы акчалар тулысынча кулланылып бетәчәк. Бу хакта Русия хисап пулаты башлыгы Татьяна Голикова “Огонек” журналына интервьюда белдерде.

Аның сүзләренчә, бу бюджетка инде кертелгән. Резерв фондында акча беткәннән соң, хөкүмәт Дәүләт байлыгы фонды акчаларын тота башлаячак.

Шул ук вакытта фондлар акчаларын куллануны киметергә җыеналар. Әйтик, җыелган акчаның 1,8 триллионын 2017 елда тотсалар, 2019 елда 140 миллиардын гына алачаклар.

Голикова ассызыклап узганча, 2017 елда хөкүмәт яңа резерв фонды төзиячәк. Ул автомобиль сәнәгате, авыл хуҗалыгы машиналары төзү һәм икътисад үсешенә йогынты ясый торган башка өлкәләрдә кулланылачак.

Резерв фондында акчаларның бетәчәген 2016 елның октябрендә Русия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров белдергән иде. Министр Антон Силуанов июльдә исә 2017 елда да резерв фонды тулысы белән тотылып бетмәячәк диде.

2016 елда “Туры элемтә” вакытында Русия президенты Владимир Путин резерв фондын шушы тизлектә куллансак, әле ул дүрт елга җитәчәк дигән иде.

1 декабрьгә резерв фондында 31,30 млрд доллар, Дәүләт байлыгы фондында 71,26 млрд доллар саклана.

XS
SM
MD
LG