Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФИФА Виталий Муткога карата тикшерү эше башлады


Виталий Мутко
Виталий Мутко

Футбол берләшмәләре халыкара федерациясен Виталий Мутконың Русия спортсменнарының допинг куллануын яшерү системындагы ролен тикшерә.

Футбол берләшмәләре халыкара федерациясенең (ФИФА) тикшерү бүлеге Русия вице-премьеры һәм Русия футбол берлеге президенты Виталий Мутконың Русия спортсменнарының допинг куллануын яшерү системындагы роле турында беренчел тикшерү эшен башлап җибәргән. Бу турыда Британиянең Daily Mail газеты хәбәр итә.

Мутконың гаебе табылса, аңа футбол өлкәсендә эшләү тыелырга, ә 2018 елгы дөнья футбол беренчелеге башка илгә күчерелергә мөмкин.

9 декабрьдә Дөнья допингка каршы идарәсенең бәйсез комиссиясе башлыгы Ричард Макларенның Русиядә спортсменнарның допинг куллануы дәүләт дәрәҗәсендә яклануы турындагы хисабының икенче өлеше бәян ителгәннән соң футбол беренчелеген Русиядән башка урынга күчерергә чакыруларның яңа дулкыны башланды.

XS
SM
MD
LG