Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:04

Русиядә бүген, 26 декабрь Сочи янында ТУ-154 очкычы казасында һәлак булучылар истәлегенә матәм көне. Кичә Сүриягә очучы очкыч Кара диңгезгә төшеп җимерелде.

Русия җитәкчелеге фаразлавынча, очкычта булган 92 кешенең, шул исәптәп Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле әгъзаларының, берсе дә исән калмаган. Артистлар Сүриянең Хмеймим базасында хәрбиләр каршында яңа ел концерты куярга җыенган булган. Корбаннар арасында "Гадел ярдәм" фонды башлыгы, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка да бар.

Һәлакәткә китерүче сәбәпләр арасында техник төзексезлек, экипаж хатасы, начар ягулык һәм теракт версияләре тикшерелә.

Очкыч казасын тикшерү комиссиясе башлыгы, Русиянең транспорт министры Максим Соколов элегрәк белдерүенчә, Тикшерү комитеты һәлакәткә китерергә мөмкин булган бөтен сәбәпләрне тикшерә, шул исәптән, теракт булу фаразын да, ләкин бу хакта сөйләргә әле иртәрәк.

Соколов сүзләренә караганда, дүшәмбедән Кара диңгездә очкыч төшкән урында акустик локатор эшли башлый. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, эзләү эшләренә меңләгән хәрби җибәреләчәк.

Русия авиациясе башлыгы һәм тикшерү комиссиясе башлыгы урынбасары Александр Нерадько Ту-154 Б2 очкычын бары тик хәрбиләр генә куллана дип әйтте.

Русия кораллы көчләренең очышлар иминлеге хезмәте җитәкчесе Сергей Банейтов белдерүенчә, очып китәр алдыннан Ту-154 төзек булган, ә экипаж команадиры беренче класслы очучы Роман Волков Сүриягә моңа кадәр дә берничә тапкыр очышлар башкарган булган.

25 декабрьдә Русия саклану министрлыгының Ту-154 очкычы Александров хәрби ансамбле музыкантлары, җырчылары, журналистлар белән Сүриягә хәрбиләрнең Яңа ел бәйрәменә юл тотканда Кара диңгезгә төште.

Александров ансамблендә биюче төркемдә эшләгән Казан кызы Ралина Гыйлманова да очкыч казасында һәлак булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG