Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Джордж Майкл вафат


Джордж Майкл
Джордж Майкл

Британия җырчысы Джордж Майкл 54нче яшендә вафат булды дип хәбәр итә журналистларга аның нәшире. Җырчы Англиянең Оксфордшир графлыгында үз йортында тыныч кына вафат булды, ди ул.

Җырчы үлемен җирле полиция дә раслый. Үлемнең сәбәпләрен нәшир дә, полиция дә белдерми. Полициянең бернинди дә шикле сәбәпләр тапмаганлыгы гына билгеле.

2011 елда Джордж Майкл авыр үпкә ялкынсынуы кичерә. Шул вакытта ук инде ул үлем белән яшәү арасында булган, ә үпкәләрен ясалма җилләтү аркасында тавышын югалтырга мөмкин дип сөйләгән иделәр. Ләкин соңрак музыкант үзенең тулысынча терелүен белдерде.

Джордж Майкл 1963 елда Лондонда туа. Музыка карьерасын 1980 елларда Wham дуэтында башлый. Ә төркем таркалгач ялгызы гына җырлый. Музыкант алты җыентык чыгарган.

Җырчы бик күп музыкаль премияләр алды, шул исәптән анда өч "Грэмми" һәм MTVның биш премиясе бар. Аның соңгы "Symphonica" дип аталган җыентыгы 2014 елда дөнья күргән иде.

XS
SM
MD
LG