Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Руслан Зейтуллаев эшен яңадан карарга кушты


Хөкем ителгәннәр (сулдан уңга): Рустем Ваитов, Нури Примов һәм Руслан Зейтуллаев. 2016 елның 7 сентябрь, Ростов-Дон мәхкәмәсе
Хөкем ителгәннәр (сулдан уңга): Рустем Ваитов, Нури Примов һәм Руслан Зейтуллаев. 2016 елның 7 сентябрь, Ростов-Дон мәхкәмәсе

27 декабрьдә Мәскәүдә Русия Югары махкәмәсе Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә карары белән риза булмаган хәрби прокурорның аппеляция мөраҗәгәтен карады. Руслан Зейтуллаев эше яңадан карауга җибәрелә, тагын өч кешенең карарлары үзгәртелми калдырылды.

Русиянең Төньяк Кавказ хәрби бүлгесе прокуроры Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир эшенә бәйле бәйле террорчылык гамәлләре оештыруда гаепләнеп иректән мәхрүм ителгән Акъяр (Севастополь) дүртлеге Руслан Зейтуллаев, Феррат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовның озаграк мөддәтләргә иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Аппеляцион мәхкәмәнең Руслан Зейтуллаев эшен яңадан карау турындагы карарын аңлатып, Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров аның эшендә гаепләү маддәсен үзгәртү каралган, әгәр дә шулай барып чыкса, аңа бирелгән 7 ел урынына 10-15 елга иректән мәхрүм итү яный диде Азатлыкка. Галган өч кешене 5 елга иректән мәхрүм итү карары үзгәрешсез калачак.

Русиядә җинаять кодексының 205нче маддәсе нигезендә гаепләнүчеләр эшләрен хәрби мәхкәмәләр, прокурорлар карый, мәхкәмәдә Кырымнан адвокат Эмиль Курбединов катнашты, диде Джеппаров.

XS
SM
MD
LG