Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Путин Трампка ярдәм өчен киберһөҗүмнәр оештырырга кушкан


Күзләү хисабында Мәскәүнең тырышлыгы Демократик фирка вәкиле Һиллари Клинтонның абруен төшереп, республикан Трампка ярдәмгә юнәлгән диелә.

АКШның күзләү (разведка) оешмасы Русия президенты Владимир Путин Кушма Штатлардагы президент сайлау кампаниясенә йогынты ясау һәм Дональд Трампка ярдәм итү өчен күрсәтмә биргән дигән нәтиҗә ясады.

6 гыйнвар игълан ителгән хисапта Мәскәүнең тырышлыгы Демократик фирка вәкиле Һиллари Клинтонның абруен төшереп, республикан Трампка ярдәмгә юнәлгән диелә.

25 битлек хисапта, аерым алганда, Путин АКШта президент сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясау максаты белән 2016 елда кампания җәелдерергә кушкан диелә. "АКШтагы демократик процессларга җәмгыять ышанычын югалту, Клинтонны пычрату һәм аның сайлану мөмкинлекләренә зыян салу Русиянең максаты була", диелә хисапта.

Документта "Безнең бәяләмәгә күрә, Путин һәм Русия хөкүмәте Трампка өстенлек биргәнлеге ап-ачык" дип әйтелә.

Бу хисап сайланган президент Дональд Трамп һәм күзләү хезмәте вәкилләренең очрашуыннан соң игълан ителде. Аннан соң Трамп 2016 елда узган президент сайлау нәтиҗәләре чит илләрнең хакерлары йогынтысы белән бәйле түгел дип белдерде.

Русия АКШта сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясау безнең максат түгел иде дип белдерә килә.

XS
SM
MD
LG