Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар пикет һәм митинг уздырмакчы


Татфондбанк һәм Интехбанктагы акчаларын ала алмаучылар 12 һәм 21 гыйнварда каршылык чаралары уздыруга рөхсәт сорап Казан башкарма комитетына гариза тапшырган.

9 гыйнварда Татфондбанк һәм Интехбантагы акчаларын ала алмаучы кешеләрдән һәм юридик затлардан торган инициатив төркем Казан башкарма комитетына Мулланур Вахитов һәйкәле янында 12 гыйнварда пикет, 21 гыйнварда митинг оештыру турында гариза тапшырган. Бу хакта Азатлыкка ПАРНАС фиркасе әгъзасы һәм Татфондбанк кертемчесе Марсель Шәмсетдинов белдерде.

Каршылык чараларында мөштәриләр Татфондбанкны санацияләүне һәм Татарстан банкларындагы кризисны тикшерүне таләп итәргә җыена.

Активистлар пикетны былтыр ел ахырында ук уздырырга уйлаганнар, ләкин, Азатлык чыганаклары мәгълүматларына караганда, чарага җирле хакимият ризалык бирмәгән.

Ризасызлык белдерүчеләр шулай ук Татарстан хөкүмәте бинасы каршындагы чыршыны да "уенчыклар" белән бизәмәкче. Чыршыга алар акча җитмәгәнлектән үтәлми калган теләкләр, бирелмәгән бүләкләр турында язылган кәгазьләр эләргә җыена.

XS
SM
MD
LG