Минималь хезмәт хакы бүген 7,5 мең сум (125 доллар) тәшкил итә. Бу хакта пәнҗешәмбе Мәскәүдә Гайдар җыенында вице-премьер Ольга Голодец белдерде.
Голодец хөкүмәтне әлеге проблемга игътибарны җәлеп итәргә чакыра һәм мигрантларның арзанга эшләве Русиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясый диде.
Халык фикерен өйрәнү гомумрусия үзәге пәнҗешәмбе чыгарган мәгълүматларга караганда, русияләрнең 10 проценты "соры хезмәт хагы", тагын 13 проценты хезмәт хакының бер өлешен рәсми рәвештә, икенче өлешен "конвертта" ала
Узган декабрьдә Голодец Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе статистикадагыга караганда да югарырак дип белдергән иде. Русия статистикасына караганда, фәкыйрьлектә 22 миллионлап русияле яши.