Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин үзәге: Русия кануннарының кырыслануы күзәтелә


Михаил Федотов, Алексей Кудрин һәм Михаил Абызов
Михаил Федотов, Алексей Кудрин һәм Михаил Абызов

Русия кануннар чыгару өлкәсендә соңгы ике елда "репрессив" тенденция күзәтелә. Стратегияләр әзерләү үзәге (Центр стратегических разработок) ясаган хисапта шундый нәтиҗә ясала.

Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин җитәкчелек иткән Стратегияләр әзерләү үзәге белгечләре чыгарган хисаптан күренүенчә, соңгы ике елда Русия кануннарының кырыслануы сизелә.

2014 елның августыннан 2016 ел августына кадәр канун чыгаручылар Җинаять кодексына 140 үзгәреш керткән, аларның 88 проценты җәзаларны кырыслата, 12 проценты гына йомшарта. Тәкъдим ителгән канун өлгеләренең "кырыслату" турындагылары "йомшарту" турындагыларыннан өч тапкырга күбрәк кабул ителгән.

Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрнең барысы да кабул ителгән. Шулай ук Югары мәхкәмә һәм Русия хөкүмәтеннән чыккан тәкъдимнәр дә күп очракта кабул ителгән.

Ә Федераль җыенның ике пулаты да эше нәтиҗәле булмаган. Федерация Шурасы тәкъдим ителгән 39 документның өчесен генә, ә Дәүләт Думасы 147 документның 17сен генә кабул иткән.

Хисап авторлары фикеренчә, тәкъдим ителгән канун өлгеләре бернинди дә системга салынмаган.

Күпчелек башлангычлар илдә шау-шу куптарган нинди дә булса вакыйгаларга реакция буларак тәкъдим ителгән, Җинаять кодексының мантыйгына туры килмиләр һәм тирән нигезләнмәгәннәр диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG