Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 01:05

Габдулла Кариев – беренче татар театрын оештыручы, артист һәм режиссер, җәмәгать эшлеклесе буларак танылган шәхес. Гыйнвар азагында аның вафатына 97 ел булды.

Габдулла Кариев тормышының бер өлеше Аксубай районы Такталы авылы белән дә бәйле. 1886 елның 8 маенда Нурлат районы Мораса авылында бер малай туа. Аңа Миңлебай дип исем кушалар. Миңлебай Хәйруллин башлангыч мәдрәсә белемнәрен үз авылында ала. Аннан Такталы авылы мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Инде 12-13 яшьтә Коръәнне яттан укый, Коръән-хафиз, карый була. Беренче мөгаллиме Зариф мулла мондый гыйлемле бала “Миңлебай кебек мәҗүси исем йөртергә тиеш түгел” дип Габдулла исемен тәкъдим итә. Габдулла исеме янына карый, ягъни Кариев фамилиясе дә кушыла.

“Шушы тәхәллүс, исем белән Такталы мәдрсәсендә 1898-1903 елларда укый ул. Габдулла Кариев шушында укыганда чыныга. Остазлары да бик гыйлемле була. Аннан инде Казанда җитлеккән тормышын алып бара. Тора-бара бар татар дөньясында танылган шәхескә әйләнә. Габдулла Кариев укыган мәдрәсә 1841 елда ачыла. Аның урынын инде ачыкладык. Бу җир хәзер бер шәхси хуҗалыкның бакчасы булып тора. Зариф хәзрәт Габдулланы зур кыенлыклардан саклап кала, аны данлыклы театрчы буларак үстерә дә.

Рамил Хәсәнов
Рамил Хәсәнов

Безнең авыл тарихында Габдулла Кариев – иң затлы шәхесләрнең берсе. Безнең авыл аның сәнгать үсешенә зур йогынты ясый”, дип сөйләде Такталы авыл мәктәбе директоры Рамил Хәсәнов. Ул шулай ук Габдулла Кариевның вафатына 97 ел булу уңаеннан мәктәп укучылары белән әдәбият дәресләрендә сөйләшүләрен һәм фикер алышуларын да белдерде.

Быел Такталы авылында да кар күп. Урам-тыкрыкларны тар гына итеп чистартырга җитешәләр, җәяү дә, машина белән дә йөрү кыен. Шуңа Габдулла Кариев укыган мәдрәсә урынын сурәтләү мөмкин булмады. Әлеге зур шәхес хакында фикер алышучылар, мәдрәсә урыны читтәрәк булса да, авыл мәктәбен 1841 елда салынган мәдрәсәнең дәвамы дип саныйлар. “Мәктәбебез тарихын да шул елларга алып барып тоташтырабыз”, диләр алар.

Такталы мәктәбе - районда бердәнбер агач мәктәп. 1963 елда салынган
Такталы мәктәбе - районда бердәнбер агач мәктәп. 1963 елда салынган

Габдулла Кариев Җаек каласы мәдрәсәсендә дә белем ала. Шушында ук башка мәдрәсәдә Габдулла Тукай да укый. Танышалар, аралашалар, мәдрәсәне ташлап китү турында да сөйләшәләр.

Замана Тукайны бөек шагыйрь итсә, Габдулла Карыйны бөек артист, беренче бөек “Сәйяр” төркеме җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе итә. Аны "татар театрының атасы" дип атыйлар. Кариев 1920 елның 28 гыйнварында 33 яшендә вафат була.

Кәрим Тинчурин Кабдулла Кариев иҗатын болай бәяли: ”Төрле кысуларга, кууларга һәм эзәрлекләүләргә карамастан Кариев үзе оештырган “Сәйяр”не башка милләтләр театрлары югарылыгына күтәрә алды. Йөз еллар буена яхшы, уңайлы шартларда эшләгән театрлар дәрәҗәсенә күтәрде”.

Музейдагы мәчет манарасы
Музейдагы мәчет манарасы

Такталы авылы музеенда Габдулла Кариевка кагылышлы бер генә экспонат та, документ та сакланмый булып чыкты. Бар булганын Кариевның туган авылына – Колбай Морасага, 1988 елда ачылган музейга алып киткәннәр икән. Әлбәттә, алга таба якташлар уртак тел табышырлар, Габдулла Карый хәзинәсеннән такталыларга да өлеш чыгарырлар дигән ышаныч бар. Габдулла Карыйның фотосурәтеме, кулъязмасымы Такталы мәктәбенә, музеена дәрәҗә өстәрдер. Менә безнең шушы авылда шуларны булса да күрәсе килгән иде.

Габдулла Кариевны искә алучылар
Габдулла Кариевны искә алучылар

Заманында Такталыда ике мәчет булган. Шул мәчетләрнең манараларын кистерергә бирмәгәннәр. Шулай да агач мәчетнең айлы манара башы вакыты җиткәч җиргә килеп төшкән. Хәзер ул авыл музееның иң түрендә урын алган. Авылда хәзер йөз хуҗалык һәм яңа мәчет эшләп тора. Кайчандыр Такталыда 400дән артык хуҗалык булуын да искәртәләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG