Accessibility links

АКШның дүрт штаты һәм Сан-Франциско шәһәре Трамп хөкүмәтен мәхкәмәгә бирә


Чикагода каршылык чарасы, 29 гыйнвар, 2017 ел.
Чикагода каршылык чарасы, 29 гыйнвар, 2017 ел.

Сишәмбе өч штат Дональд Трампның АКШка җиде илдән керүне һәм илгә Сүрия качакларын кабул итүне тыючы фәрманның кануни булмавын мәхкәмәдә исбат итәргә җыенуын белдерде.

Сишәмбе Нью-Йорк, Виржиния һәм Массачусетс штатлары Вашингтон штаты дәгъвасына кушылды. Анда Дональд Трампның фәрманы АКШ конституциясенә каршы килә диелә, чөнки мөселман илләре ватандашларына каршы юнәлтелә, ягъни дин ягыннан дискриминация турында сөйләргә нигез бирә. Ак йорт исә узган җомгада үз көченә кергән президент карары Кушма Штатларның иминлеген ныгытуга юнәлтелгән дип белдерә.

Сан-Франциско президент фәрманының канунсыз булуына дәгъва белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүче беренче шәһәр булды. Фәрманга күрә, рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрне иммиграция хезмәтенә тапшырудан баш тарткан шәһәргә федераль ярдәм күләме киметелергә мөмкин. Сан-Франциско президентның бу таләбен шәһәр суверенитетын "тупас бозу" дип атый. Сан-Францисконың баш прокуроры фикеренчә, федераль башкарма хакимиятнең муниципаль рәсми шәхесләрдән федераль кануннарның үтәлешен тәэмин итүне таләп итәргә хокукы юк.

Соңгы ике көн эчендә үткәрелгән сораштыруга күрә, америкалыларның 49 проценты җиде илдән АКШка керүне туктатып торучы фәрманны хуплый, 41 проценты бу карар белән риза түгел. Сораштыру Reuters мәгълүмат агентлыгы соравы блән үткәрелгән.

Узган чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалаган иде.

Әлеге карарга ризасызлык белдереп дистәләрчә мең кеше урамнарга чыкты, һава аланнарына җыелды.

XS
SM
MD
LG