Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:11

Русия адвокатлары Кырымда тоткарланган адвокат Эмиль Курбединовны яклап Русиянең федераль адвокатлар пулатына мөрәҗәгәть юллады. Алар Курбединовны сәяси сәбәпләрдән эзәрлекләүгә юл куймаска чакыра. Аларга Мәскәүдә яшәүче язучы Тимур Пулатов та кушылды.

Мөрәҗәгатьне имзалаган Русия төбәкләре адвокат пулатлары вәкилләре арасында Татарстаннан Рамил Әхмәтгалиев, Ирина Хрунова, Раушания Камалова, Мәскәүдән Илнур Шәрәпов, Марат Сәгыйтов та бар. Аннексияләнгән Кырымнан аларга Эдем Смедляев та кушылган.

"Административ хокук бозулар кодексының 2014 елда гамәлгә кергән, Курбединовны тоткарлау өчен кулланылган 20.3 маддәсен Русия хакимиятләре киңкүләм рәвештә сәяси максатларда кулланып килә. Кырымда кеше хокукларын яклаучы оешмалар, күзәтү комиссияләре юк, бәйсез мониторинг миссияләренең Кырымга керү мөмкинлекләре бик чикләнгән. Мәхкәмә системы Кырымда формаль дәрәҗәгә төшерелгән, алар кануннарның гади нормаларыны үтәми. Бармак белән генә санаулы курыкмаган адвокатлар тоташ хокуксызлык алдында соңгы мөмкинлек булып тора. Алар журналистларны, активистларны, гади кешеләрне, бер нигезсез "диверсант", "экстремист" дип тамгаланганнарны яклыйлар. Эмиль Курбединов журналист Николай Семенаны, мәҗлес әгъзалары Ахтем Чийгозны, Илми Умеровны һәм башкаларны яклый", диелә 43 адвокат имзалаган мөрәҗәгатьтә. Имзалар җыю дәвам итә.

Акъяр (Севастополь) адвокатлар пулатының үз адвокатын эзәрлекләүне "канунлы" дип атавына гаҗәпләнү дә белдерелә бу мөрәҗәгатьтә.

Тимур Пулатов
Тимур Пулатов

Мәскәүдә яшәүче язучы Тимур Пулатов исә Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедевка юллаган хатында, өч ел узуга карамастан, Кырым шулай да Русиянең барлык ватандашлар өчен кануннар бертигез үтәлә торган тирәлегенә кермәде. Юстиция хезмәткәрләре адвокатура төшенчәсенең үзен дискредитацияләргә тырыша.

Бакчасарайда үз өендә тоткарланган Сейран Салиевны тентүгә килүчеләр турында тавыш көчәйткечтән тирә якка хәбәр иткәне өчен тоткарлауларын белдерә язучы. Сөргенлекне үз башларыннан уздырган чеченнар, калмыклар, Холокост кичергән яһүдләрдә курку, шомлану синдромы барлыкка килде. Мондый синдромны мин кырымтатарларда да күзәтәм. Кулга алынган Салиевның хокуклары бозылмасын дип Бакчасарайга ашыккан адвокат Курбединовны тоткарлау исә үз эшчәнлеге өчен тоткарлау булды", дип яза Пулатов.

"Бу дистә еллар буе Украина юрисдикциясендә яшәгән Кырымдагы башка кешеләр өчен куркыныч прецедент. Бу һәм башка фактларга Русия Югары мәхкәмәсе тиешле бәя бирәчәгенә өмет итәм", ди язучы.

26 гыйнварда Бакчасарайда кырымтатарларның йортларында тентүләр башланды. Мәскәүдән билгеләнгән хакимият Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелүчеләрне тоткарлау эше баруын белдерде.

Шикләнелүче Салиевны якларга баручы адвокат Эмил Курбединовның машинасын туктатып адвокатны Акмәчеткә алып китеп мәхкәмә карары белән 10 көнгә ябып куйдылар, өендә, эш урынында тентүләр узды, компьютерлар алып кителде.

Эмиль Курбединовны тентергә килүчеләр
Эмиль Курбединовны тентергә килүчеләр

10 көн дәвамында аның компьютерларында нәрсәдер табып аны иректән тагын бер мөддәткә мәхрүм итүләре мөмкин дигән куркыныч бар. Икенче яктан ФСБ Курбединовтан каһарман ясаудан баш тартыр дигән фикер белдерелә. Аны яклап төрле оешмалар, активистлар төрле илләрдә инде тыныч урам чаралары үткәрә башлады.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы да бу тоткарлауларны хөкем итеп чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG