Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:46

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясенең биш мөһим урыны


Яңа концепциядә "Сәлам" дәреслеге кебек яңа дәреслекләр әзерләү дә каралган

3 февраль Татарстан фәннәр академиясендә "Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе" тәкъдим ителде. Азатлык документны өйрәнеп, аның иң мөһим урыннарын барлады.

Татарстанда 2030 елга кадәр Милли мәгариф концепциясе кабул ителгән. Анда мәгариф белән идарә итүне камилләштерү, мәгариф оешмалары челтәрен саклау һәм үстерү, мәгариф системасының эчтәлеген баету, кадрларны әзерләү сыйфатын арттыру кебек мөһим максатлар куелган. Шуның дәвамы буларак аерым Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе кабул итүгә әзерләнә.

Әлеге концепция нидән гыйбарәт? Иң әһәмиятле урыннарга күз салыйк:

1. Максатлар һәм бурычлар

Концепцияне укыганда чыннан да максатлар зурдан булып күренә. Европа тел өйрәнү дәрәҗәләре нигезендә татар теленә дә дәрәҗәле укыту системын кертү, һәр дәрәҗә өчен лексик-грамматик, коммуникатив минимумнарын эшләп чыгару кирәкелеге әйтелә.

Яңа укыту-методик комплектлар булдыру максаты да куела, аларны тел компетенциясен бәяләү системы белән бергә апробацияләү, куланылышка кертү күздә тотыла. Районнар һәм мәктәпләрдә даими мониторинглар үткәрү, методик эшләр алып бару, моның ярдәмендә татар телен һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү тәкъдим ителә.

Мөһим урын: тел укытуны баланың яшенә һәм кызыксынуыннан чыгып оештыру максаты куела. Дөрес сөйләмгә этәрә торган алдынгы һәм нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кую кирәк диелә. Шул ук вакытта татар филологиясе өлкәсендә заман таләпләренә җавап бирә торган педагог-хезмәткәрләр һәм фәнни кадрлар әзерләү максаты да куела.

2. Кызыксындыру

Татар телен укыту дәрәҗәсе укучыларда рус телле төркемнәргә күчү теләген уята

Татар телен укуга түбән кызыксынуны концепция авторлары програмның катлаулылыгы, дәреслекләрдә грамматик материалның күп булуы, бу яшьтәге балалар өчен бөтенләй ук туры килмәгән белем бирү технологияләрен куллануда күрә. Бу укучыларда рус телле төркемнәргә күчү теләген уята, ди алар.

Шулай ук концепциядә кызыксындыруның дәүләт йомгаклау аттестациясенең булу-булмавыннан торганы да әйтелә. Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителүне сорый диелгән.

3. Укыту эчтәлеге

Концепция авторлары фикеренчә, уку материалының катлаулы һәм күләмле булуы үзләштерелгән лингвистик материалның мәктәпне тәмамлаучылар телендә һәм сөйләмендә тулы кулланылыш таба алмавына китерә. Шуңа бу эчтәлекне җиңеләйтү күздә тотыла.

Моннан тыш зур кимчелек буларак уку материалында дәвамчанлык һәм логик эзлеклелекнең бозылуы атала. Өзлексез укыту системасын булдыру максаты куела.

Теоретик укытуның чамасыз күп булуы нәтиҗәсендә әсәрләрне уку аксый

Әдәбиятка килгәндә, концепциядә теоретик укытуның чамасыз күп булуы, нәтиҗәдә әсәрләрне укуның аксавы белдерелә. "Бары тик уку гына укучыны алдагы буыннарның рухи тәҗрибәсен үзләштерүгә нәтиҗәле һәм отышлы якынайта ала", диелә. Шулай ук гасырлар элек язылган әсәрләр телен заманчалаштыру, хәзерге укучыларга аңлаешлы итеп адаптацияләү максаты да куела.

4. Методика

Методикага килгәндә, авторлар үзебезнең һәм гомумевропа лингвометодикасының тәҗрибәсенә таянып, дөньякүләм кабул ителгән фәнни стандартларга җавап бирерлек татар телен укыту методикасын һәм укучыларның белемнәрен бәяләү системасын булдыруның кирәклеген таный.

Рус телле төркемнәрдә (концепциядә ул "татар телен дәүләт теле буларак укыту" дип атала) баскычлап, дәрәҗәләп укыту күздә тотыла. Укыту процессын аралашучан-эшлекле, мәгълүматка бай, эчтәлекле, кызыклы итү, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту максатлары куела.

5. Кадрлар

Түбән сыйныфлардан башлап сәләтле балаларны укытучы һөнәренә җәлеп итү эшен җайга салу кирәклеге әйтелә. Русия төбәкләрендә дә татар теле укытучыларын әзерләү проблемы күтәрелә. Татар филологиясе юнәлешендә әзерли торган югары уку йортлары санын арттыру кирәклеге әйтелә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү, аларны аттестацияләү мәсьәләләре күтәрелә. Мөгалимнең һөнәри осталыгына формаль таләпләрне үзгәртүнең дә, һөнәри үсештә ярдәм итәрлек чаралар системасын гамәлгә кертүнең зарурлыгы бар, диләр авторлар. Белем күтәрү програмнарын яңарту, аларның һөнәри үсешләрен өзлексез стимуллаштыра торган механизмнарны булдыру кирәклеге әйтелә.

Концепция проекты белән тулысынча мәгарифне үстерү институты сайтында танышырга була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG