Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХОның кеше сәүдәсенә каршы көрәш вәкиле Татарстанга килә


Мәдинә Джарбусынова
Мәдинә Джарбусынова

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) кешеләр белән сату итүгә каршы көрәш өчен җаваплы махсус вәкиле Мәдинә Джарбусынова Русиягә килеп, Мәскәү һәм Казанга эш сәфәре кылачак.

Мәдинә Джарбусынованың Русиягә эш сәфәре 6-11 февраль көннәренә билгеләнгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Эш сәфәре Русия хөкүмәте соравы белән оештырыла, диелә.

ЕИХОның махсус вәкиле оешмага кергән дәүләтләр белән әлеге проблемга бәйле нәтиҗәле диалог урнаштыру өчен төрле илләргә сәфәр кыла.

The Walk Free Foundation хокук яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 45,8 миллион кеше кол хәлендә. Аларның 1 млн 48,5 меңе Русиядә яши диелә. Ил халкының 0,73 процент кешесе коллыкта. дигән сүз. Әлеге күрсәткеч белән Русия Төньяк Корея һәм Нигерия янында 167 ил арасында җиденче урында тора.

Былтыр ноябрь аенда Махачкалада кол хәлендә тотылган татарстаннар азат ителгән иде.

XS
SM
MD
LG