Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары кулга алынды


Казанда ризасызлык чарасы, 21 гыйнвар
Казанда ризасызлык чарасы, 21 гыйнвар

"ТФБ Финанс"та акча урлау эше нигезендә Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары кулга алынган.

"ТФБ Финанс"та акча урлау эше нигезендә Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары кулга алынган дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Рәсми рәвештә аның исеме аталмаса да, кайбер матбугат чаралары язуынча, бу Вадим Мерзляков булырга мөмкин.

Чәршәмбе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән "ТФБ Финанс" җитәкчесе Тимур Вальшин 2 апрельгә кадәр сак астына алынды. Моңа кадәр шулай ук "ТФБ Финанс"ның кыйммәтле кәгазьләр базарында мөштәри хезмәтләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаев һәм ике вазифаны (Татфондбанкта кыйммәтле кәгазьләр базарында актив операцияләр идарәсе башлыгы һәм "ТФБ Финанс"та мөштәри хезмәтләре бүлеге җитәкчесе) бергә алып баручы Илнар Әбделманов тоткарланган иде.

6 февральдә "ТФБ Финанс" офисында тентү үткәрделәр. Бик күп документлар тартып алынды, әле тикшерүчеләр аларны өйрәнә.
Әлегә бу эш нигезендә барлыгы 90 млн сумнан артык зыян күрүен белдергән йөзләгән кеше теркәлгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ширкәтнең 2 млрд сумга якын акча керткән 2 меңнән артык мөштәрие бар.

XS
SM
MD
LG