"1917 инкыйлабы турында 10 факт" темасына тарих фәннәре кандидаты, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Туган якны өйрәнү белгече Илья Евлампиев "Казанда инкыйлаб: хронология һәм география" темасын яктыртачак. "Инкыйлабта татарлар: җыеннар, матбугат чаралары һәм акчалар" турында тарих фәннәре докторы, профессор Диләрә Усманова сөйләячәк.
Клуб тыңлаучыларына архив эше дәүләт комитеты 1917 елгы Октябрь инкыйлабы белән бәйле тарихи документлар күргәзмәсе оештырачак.
"Тарихи бранч" – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Оештыручылар белдерүенчә, проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә.