Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка укытучылары шикаятен карау утырышына мәктәп җитәкчелеге килмәгән


Укытучыларны яклаучы юристлар, сулдан: Сарытаудан Равил Тугушев, Руслан Нәгыев, Грозныйдан Сәед-Магомед Чапанов һәм Саранскидан Марат Әшимов
Укытучыларны яклаучы юристлар, сулдан: Сарытаудан Равил Тугушев, Руслан Нәгыев, Грозныйдан Сәед-Магомед Чапанов һәм Саранскидан Марат Әшимов

Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе Азюрка авылы мәктәбенең 10 укытучысының шикаятен карый башлады. Әлеге шикаять шау-шу куптарган "яулык эше" нигезендә гыйнвар ахырында тапшырылган иде.

Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе мөслимәләрен яклаучы адвокат Руслан Нәгыев үзенең Facebook сәхифәсендә белдергәнчә, адвокатлар мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать иткәннән соң, мәктәп директоры яулык тыю һәм укытучыларга яулык ябып йөрүләре өчен кисәтү белдерү турындагы карарларын, чынлап та, үзгәрткән. Ләкин мәхкәмәгә мәктәп җитәкчесе килмәгән, ә бары тик язма аңлатма гына җибәргәннәр, шуңа күрә утырыш кичектерелгән.

"Яклау ягының беренче уңышлары турында әйтергә мөмкин", ди Руслан Нәгыев".

Билгеле булганча, элегрәк Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларын яулык салмаган өчен эштән куу белән янадылар. Хәтта ике укытучыны "үз теләкләре белән" дип эштән азат иттеләр.

XS
SM
MD
LG