Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда активист Марлен Мустафаев тоткарланган


Богурча авылында тентүләр
Богурча авылында тентүләр

Мустафаевның йортында тентү үткәргәннәр, үзен Акмәчеткә экстремизмга каршы тору үзәгенә алып килгәннәр.

Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатар активисты Марлен Мустафаев тоткарланган. Аның Акмәчет шәһәре янындагы Богурча авылындагы йортында тентү узган. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә адвокат Эмиль Курбетдинов белдерә.

Моннан тыш, активист гаиләсен якларга килгән ун кеше дә тоткарланган. Полиция хезмәткәре тавыш көчәйткеч аша әлеге җыелышу урам җыеннары уздыру кагыйдәләрен боза дип игълан иткән. Тоткарланучыларны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Мустафаевны исә Акмәчеткә экстремизмга каршы тору үзәгенә алып килгәннәр. Тентүнең ни сәбәпле уздырылуы, активист ни өчен шикләнелүе әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG