Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 02:43

Татарстанның элекке юстиция министрының улы, "Леруа Мерлен" ширкәтеннән канунсыз рәвештә 47 миллион сум акча таләп итүдә гаепләнеп хөкем ителгән Илдар Корманов иреккә чыкты.

Бу хакта "Idel.Реалии"га Мидхәт Корманов белдерде. "Ул өйдә. Ләкин әле үзем күрмәдем", диде элекке министр.

2016 елның мартында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән "Леруа Мерлен" кибетен төзегәндә канун бозуда гаепләнгән Илдар Корманов 6 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Илдар "Леруа Мерлен"га канун бозып ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларга "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министрның җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек иткән.

Былтыр көз Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкем карарын йомшартып, Кормановны өч ел сөрген-колониягә җибәрде.

Илдар Кормановны яклаучылар аны тулысынча аклауга ирешергә тырышачаклар.

2013 елда Корманов коррупциядә шикләнелә дип игълан ителгәч, хокук яклаучылар бу эшнең мәхкәмәгә барып җитәчәгенә бик ышанмаган иде.

XS
SM
MD
LG