Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин сак астында кала


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Татарстан Югары мәхкәмәсе Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусинның йорт сагына чыгару турындагы мөрәҗәгатен кире какты. Ул 16 апрельгә кадәр сак астында кала.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Татфондбанкның элекке идарә рәисе Роберт Мусин адвокатының мөрәҗәгатен карады һәм чик кую чарасын үзгәрешсез калдырды. Ул 16 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында сак астында булачак.

Шикаять дүшәмбе иртән генә җибәрелгән иде.

Татфтондбанк идарәсе рәисе, Дәүләт шурасы депутаты Роберт Мусин Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелә.

Чик куюга багышланган мәхкәмә утырышында ул үзенең гаепсез булуын һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итәчәге турында белдергән иде.

Татфондабанктан акча урлау эше нигезендә тоткарланган Вадим Мерзляков, Илнар Әбелманов, Тимур Вальшин һәм Рөстәм Тимербаевның да мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде. Алар 2 апрельгә кадәр сак астында кала.

XS
SM
MD
LG