Бу хакта The Ohio Jobs & Justice Political Action Committee дип аталган иҗтимагый оешма хәбәр итә. Мондый шәһәрләр саны илдә иллеләп булган.
Оешма мәгълүматларына караганда, ел башыннан, Трамп сәясәтенә каршы җавап итеп, тагын 30 мэр мөһаҗирләрне ватаннарына көч белән җибәрүдән яклаячакларын һәм әлеге тенденциянең дәвам итәчәген белдергән.
Бары тик дүрт шәһәр генә үз фикерен үзгәрткән.
Трампның гыйнвар фәрманына ярашлы, илдә канунсыз яшәүче мигрантларны яшерүче шәһәрләргә федераль казнадан дотацияләр бирелмәячәк.
Федераль хакимият белдерүенчә, "сыендыручы шәһәрләр"дә полиция рөхсәтсез яшәүче ике меңнән артык мөһаҗирне иреккә чыгарган. Аларны иммиграция хезмәте депортацияләргә җыенган булган.