Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика һәм АКШ арасында дивар төзүгә Трамп $4 млрд бүлергә җыена


АКШ һәм Мексика арасында Калифорния штатындагы дивар
АКШ һәм Мексика арасында Калифорния штатындагы дивар

АКШ президенты Дональд Трамп Мексика чигендә дивар төзер өчен ике ел дәвамында дүрт миллиард доллардан күбрәк акча бүлергә җыена.

Reuters агентлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге проект өчен чыгымнар Конгресска кертелгән бюджет өлгесендә күрсәтелгән.

Февральдә АКШның эчке иминлек министрлыгы чик дивары төзүне 20 миллиард доллар дип бәяләгән иде. Проектның ахыргы бәясе Трамп бөтен нечкәлекләре күрсәтелгән смета тәкъдим иткәннән соң билгеле булачак. Смета май урталарында күрсәтелер дип көтелә.

Гыйнварда АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалады.

Трамп фәрманнары АКШ белән Мексика арасында чик дивары төзүне, рөхсәтсез мөһаҗирләргә каршы чаралар күрелми, алар тоткарланмый һәм кулга алынмый торган шәһәрләргә федераль казнадан финанс ярдәмен туктатуны күздә тота.

XS
SM
MD
LG