Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Николай Семена эшен мәхкәмәдә карау 3 апрельгә кичектерелде


Николай Семена
Николай Семена

Акмәчетнең Тимер юл районы мәхкәмәсе Русия җитәкчелеге тарафыннан сепаратизмда гаепләнүче журналист Николай Семена эше нигезендә тыңлауларны 3 апрельгә кичектерде.

Аннексияләнгән Кырым башкаласында мәхкәмә эшен яктыртырга теләүче бөтен журналистлар да залга сыя алмаганлыктан, адвокат Александр Попков зуррак зал сорап мөрәҗәгать итте. Шуңа күрә утырыш күчерелде, дип хәбәр итә "Крым.Реалии".

Тыңлаулар алдыннан Семена журналистларга үз гаебен танымавын әйтте. "Мине Русиянең территориаль бөтенлеген бозарга чакыруда гаеплиләр. Ләкин мин дә, мине яклаучылар да моның белән килешми. Кырым статусы бәхәсле, дөньяда әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикер алышулар бара", ди Николай Семена.

Кырымның Русия тарафыннан куелган хакимияте журналистны ярымутрауны аннексияләү турындагы мәкаләсе өчен "сепаратизмга чакыру"да гаепли. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Семена язмышы өчен Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы һәм башка халыкара оешмалар да борчылу белдерә. Алар Кырымдагы Русиядән куелган хакимиятнең гамәлләрен бәйсез матбугатка басым дип бәяли.

XS
SM
MD
LG