Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Русиягә апрельдә килергә мөмкин


Сергей Лавров һәм Рекс Тиллерсон Германиядә очрашу вакытында
Сергей Лавров һәм Рекс Тиллерсон Германиядә очрашу вакытында

АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон апрельдә Мәскәүгә килергә җыена. Бу хәбәрне дәүләт департаменты раслый, ләкин төгәл көнен әйтми.

АКШ Дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон апрель башында НАТО илләре тышкы эшләр министрлары очраушына бармыйча, 12 апрельдә Мәскәүгә җыена, дип хәбәр итә Reuters.

28 илне берләштергән НАТОның тышкы эшләр министрлар дәрәҗәсендә Брюссельдә узачак очрашуы Тиллерсонның яңа вазифасында беренчесе булачачак. Мәскәүгә барыр алдыннан дәүләт секретаре президент Дональд Трампның Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән сөйләшүләрендә катнашачак. Кытай башлыгы апрель башында АКШка килергә җыена.

АКШ дәүләт департаментында Тиллерсонның Мәскәүгә җыенуын расладылар, ләкин төгәл көнен хәбәр итмәделәр.

Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова үзенең Facebook сәхифәсендә әлеге мәгълүматны кире дә кага алмыйм, раслый да алмыйм дип язды.

16 февральдә Германиянең Бонн шәһәрендә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән беренче очрашуында Рекс Тиллерсон, әгәр хезмәттәшлек АКШ мәнфәгатьләренә туры килсә, Вашингтон Мәскәү белән эшләргә әзер дип белдергән иде.

Ул шулай ук Русияне Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыруда Мински килешүләрен үтәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG