Украина көнчыгышында тотыклар саны арта, дип белдерде "5 канал" эфирында Украина иминлек хезмәте башлыгы киңәшчесе Юрий Тандит.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Русия тарафлы сепаратистлар контролендәге Донецки һәм Луһански өлкәсендә 118 кеше канунсыз тоткынлыкта. Шул ук вакытта аларның 60ның гына кайда икәнлеге билгеле, ди Украина иминлеге хезмәте вәкиле.
Надежда Савченко 10 гыйнварда бәян иткән тоткынлыктагы украин хәрбиләре исемлеге әсирләрне алышу барышын катлауландырган гына. Украина иминлек хезмәте шәхси мәгълүматны дөньяга чыгару – әсирләрнең һәм аларның туганнарының хокукларын бозу дип саный. Савченко исемлегендә 129 украин әсире һәм 494 югалган кеше бар.
Элегрәк ул сепаратистлар белән 1:4 исәбендә әсирләрне алышу турында сөйләшүе турында белдергән иде. Украина президенты Петр Порошенко Савченконың сепаратистлар белән элемтәләре үзенә дә, Украинага да файда китерми диде.
Украина тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия сәяси сәбәпләр белән генә 44 украин ватанадашын сак астында тота. Аларның 17се Русия җирлегендә, 27се аннексияләнгән Кырымда.