Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендәге Русия вәкилен вазифасыннан алды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин юстиция министры урынбасары, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русияне вәкилллек итүче Георгий Матюшкинны вазифасыннан алды.

Президент имзалаган фәрман хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Анда шулай ук Русия Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Виктор Нилов һәм Тикшерү комитетының, мәхкәмә тәфтишләре хезмәтенең, фельдъегер хезмәтенең кайбер җитәкчеләрен вазифаларыннан алу турында да белдерелә.

Матюшкин Европа мәхкәмәсендә Русия вәкиле булып 2008 елда билгеләнгән иде. Әлеге вазифага кем билгеләнәсе хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG