Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә санкцияләр аркасында 11 мең тонна азык юк ителгән


Санкцияле азык-төлекне юк итү
Санкцияле азык-төлекне юк итү

Русиядә 2015 елның августыннан башлап Көнбатыш илләренә карата эмбаргоны узып кертелгән 11 мең тоннадан артык азык-төлек юк ителгән.

Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте хәбәренә караганда, 10 мең тоннадан артык яшелчә-җимеш һәм башка үсемлек ризыклары һәм 402 тонна терлекчелек ризыгы юк ителгән.

2014 елның 6 августында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев АКШ, Европа берлеге илләреннән, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыю турында фәрман имзалады. Соңрак исемлеккә тагын берничә ил кертелде. 2015 елның июленнән чикләүгә эләккән азык-төлек юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 22 миллион тирәсе русияле хәерчелек чигендә яши, тагын биш миллион тирәсе аена җиде мең ярым сумнан күбрәк акча эшли алмый. Русия вице-премьеры Ольга Голодец Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе статистикага караганда да җитдирәк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG