Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон үзәгендәге террор һөҗүме корбаннары саны бишкә җитте


Лондон һөҗүме корбаннарын искә алу
Лондон һөҗүме корбаннарын искә алу

22 март Лондон үзәгендә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны бишкә җитте.

Шәһәр хастаханәләренең берсендә яралы турист - Романия ватандашы Андреа Кристя вафат булган.

22 мартта Британия парламенты янында башта бер машина берничә җәяүлене таптады. Аннары машина йөртүче парламент алдында кизү торучы полиция хезмәткәренә пычак белән ташланды. Машина йөртүченең ислам динен кабул иткән британлы Хәлид Масуд булуы ачыкланды. Һөҗүмчене вакыйга урынында полиция атып үтерде. Ул вакытта өч кеше һәлак булды, ким дигәндә 40 кеше яраланды. Соңрак хастаханәдә тагын бер кеше вафат булды.

Һөҗүмне әзерләүгә җаваплылыкны кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" террорчы оешмасы алса да, Хәлид Масудның сугышчылар белән бәйле булуы ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG