Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция хезмәткәрләре 23 объектның 13енә ялган шартлаткыч алып керә алган


Казан полициясе террорга каршы тору дәрәҗәсен тикшергәндә транспорт өлкәсендә һәм аеруча мөһим биналар һәм корлымаларны саклауда кимчелекләр тапкан.

Казан мэриясенең рәсми сайтында белдерелүенчә, шәһәрдә 5-7 апрельдә 23 объект тикшерелгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов сүзләренә караганда, 13 объектка полиция хезмәткәрләре бернинди чикләүләрсез шартлаткыч муляжларын алып керә алган. Әлеге биналарда шулай ук кайбер кимчелекләр дә табылган.

"Керү капкалары, шлагбаумнар ачык, файдалануда булмгана керү урыннары ябылмаган. Контроль-уздыру тәртибе тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган", ди Соколов.

Гади кешеләр, киресенчә, игътибарлырак. Соколов сүзләренчә, өч тәүлек эчендә генә дә полициягә калдырылган шикле әйберләр турында йөздән артык хәбәр килгән. Һәр мөрәҗәгатьне кинологлар тикшергән, диелә.

3 апрельдә Петербур шәһәре метросында теракт нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды. Петербурдагы шартлаудан соң Казан метросында иминлек чаралары көчәйтелә дип белдергәннәр иде.

XS
SM
MD
LG