Хатын-кызлар җыенын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра.
Форум програмы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына барачаклар һәм район җирлекләрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш-көнкүреше, "Бишек туе"ның үткәрү тәртибе белән танышачаклар.
Казан ратушасының Колонналар залында "Калфак туе" дип аталган чара оештырылачак. Ул быел татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе буларак узачак, ди оештыручылар.