Accessibility links

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы Русия ватандашлары өчен Төркиядә визасыз яшәү тәртибе 60 көннән 90 көнгә кадәр озайтылуы турында белдерде.

Төркиянең көньягында урнашкан Аланья шәһәрендә Мәүлет Чавушуглы 24 илдән килгән урыс телле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Министр сүзләренчә, Русия белән виза тәртибен гадиләштерү турында Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерүгә кадәр үк фикер алышулар булган.

Журналистлар белән очрашуда Чавушуглы Көнбатыш илләренең ике яклы стандартлар белән эшләвен тәнкыйть итте, дип яза Анадолу агентлыгы. "Европаның кайбер илләре Төркия вәкилләре катнашлыгында төрек диаспоралары уздырган чараларны тыя. Сүз миллионга кадәр этник төрекләр яшәгән илләр турында бара. Ксенофобия күренеше бу", дигән Төркия тышкы эшләр министры.

Чавушуглы сүзләренчә, Төркиядә башка телдә уздырылучы чаралар оештыруга бернинди дә тыю юк. "Европа беренче чиратта үз авыруларын дәваларга тиеш. Европаның бер өлеше булган кешеләрне күралмый торган Көнбатыш Әнкара белән Мәскәүне өйрәтмәкче була", ди министр.

Төркия курортлары 2015 елның 24 ноябрендә Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәннән соң ябылды. Узган җәйдә чикләүләр алынгач Казан-Төркия арасында очышлар тагын башланды.

XS
SM
MD
LG