Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчеләре сөйли дә оныта


Республикабызда татар телен саклауга юнәлтелгән иң кирәкле карарлар, кануннар еллар буе үтәлми ята. Җитәкчелекнең балалар очен татарча телеканал ачу турындагы сөйләшүе дә буш сүз булып кала бирә.

"Безнең гәҗит"нең узган атна санында мөхәррир Илфат Фәйзрахманов: "Дүрт яшьлек оныгым әле балалар бакчасына да йөрми, өйдә урысча сөйләшүче дә юк, менә бәла – урысча сөйләшә. Мультфильмнар, телевидение биздерә аны ана теленнән", дип язды. Аның алдыннан гына Казанда Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда катнашкан Әтнә районы мәгариф идарәсе башлыгы Сәит Әхмәдуллин да дүрт яшьлек баласының урысча телеканаллар карап татар телен оныта башлавын сөйләгән иде. "Урыс сүзләрен әйбәтрәк аңлый", ди. Сәит әфәнде белән әңгәмәбез аның: “Телне саклауда гаиләнең әһәмияте зур”, дигән сүзеннән башланып киткән иде. Сөйләшә торгач, әңгәмәдәшемнең фикере диаметраль үзгәрде кебек.

Хәзерге чор баласының телевизор карап урыстеллегә әйләнүе турында минем дә язганым булды. "Азатлык" татар яшьләре берлегенең 2012 елда узган Корылтай резолюциясенә “Татар балалары өчен татар телендә көн дәвамында эшли торган аерым телеканал ачарга” дигән пункт тәкъдим итеп керткән идем. Бу хакта Татарстан җитәкчеләренә аерым хатлар да җибәрдем. Ләкин тиешле чаралар күрелмәде. Милләт язмышын хәл итә торган тәкъдимнәр Татарстан президентына түгел, хәтта аның аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка да барып җитми, күрәсең.

Азатлык 2008 елда ук "Татарстан - Яңа гасыр" җитәкчелеге балалар өчен аерым канал булдыру турында да хыяллана дип хәбәр иткән иде. Узган ел әлеге мәсьәләне ныклап күтәреп Азатлык берничә язма чыгарды. Һәм, ниһаять, 2016 елның декабрь аенда Татарстан президенты аппараты башлыгы җитәкчелегендә узган утырышта татар телендә балалар өчен аерым телеканал булачак дип белдерделәр. Бераздан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә әлеге каналга исем һәм шигар уйлап табу бәйгесе игълан итте.

Шул проект игълан ителгәннән соң дүрт айдан артык вакыт узды... һәм тынлык. Республикабызда татар телен саклауга юнәлтелгән иң кирәкле карарлар, кануннар еллар буе үтәлми ята. Татарстан республикасы телләр турындагы канунының хәтта мәхкәмәләр аша да эшләтеп булмавын беләбез. Татарстан Югары шурасының Татар милли универститеты ачарга дигән карары 23 ел вакыт узгач та тормышка ашмады. Татар балалар каналы идеясен дә шундый язмыш көтмиме?

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG