Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага SIM-карталар сатуда контрольне көчәйтү турында канун өлгесе кертелде


Дәүләт Думасына SIM-карталар сатуда контрольне көчәйтү турында канун өлгесе тәкъдим иттеләр. Бу хакта парламентның түбән пулаты сайтында язылган.

Үзгәрешләрне "Элемтә турында" канунга кертергә тәкъдим ителә. Канун өлгесенә ярашлы, операторлар һәм сату агентлары яңа абонентларның паспорт мәгълүматларын тикшерергә тиеш. SIM-карта сату ширкәтләренә дәүләт хезмәтләре системына керергә дә рөхсәт биреләчәк.

Яңа сату кагыйдәләрен 2018 ел башыннан кертү карала. Канун өлгесен Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге сенаторлар төркеме әзерләгән.

Канун өлгесе авторлары белдерүнчә, SIM-карталарны урамда килешү төзеп тормый гына сатучылар күп. 2016 елда канунсыз сатылган 28,5 мең SIM-карта кулга алынган.

Идентификация модульләрен (SIM-карталарны) абонент хакында мәгълүматны операторлар базасына кертмичә куллану халык һәм дәүләт иминлеге өчен куркыныч тудыра, диелә канун өлгесе белешмәсендә.

Элегрәк Матвиенко мондый үзгәрешләр махсус хезмәтләрнең эшен җиңеләйтәчәк дип әйтә килде. SIM-картаны паспорт күрсәтми генә сатып алу мөмкмнлеге тәртип саклау хезмәткәрләренең эшен катлауландыра, диде ул. Бу уңайдан Матвиенко Петербур метросында махсус хезмәтләр киртә куя алмаган террор һөҗүмен искә алды.

XS
SM
MD
LG