Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Бердәм Русия" белән һөнәр берлекләре һәм КПРФ 1 май митинглары уздырды


Камал театры каршындагы "Бердәм Русия" митингы
Камал театры каршындагы "Бердәм Русия" митингы

Казанда дүшәмбе "Бердәм Русия" һәм һөнәр берлекләре Камал театры янында, ә КПРФ Мулланур Вахитов һәйкәле янында 1 май митинглары уздырды.

Мулланур Вахитов һәйкәле янында КПРФ тарафыннан уздырылган митингка 100дән артык кеше килде. Башта фирканең Татарстан бүлгесе рәисе Хафиз Миргалимов Вахитов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарага фатир алам дип алданучылар, Татфондбанк җимерелүеннән зыян күрүчеләр дә килгән иде.

КПРФ митингы
КПРФ митингы

Миргалимов чыгышынла Русия социализм юлына басарга тиеш дип белерде һәм "Яшәсен Ленин, Сталин!", дип кычкырды.

"Бердәм Русия" һәм һөнәр берлекләре митингы Камал театры каршындагы мәйданда уза.

Чарада "Бердәм Русия" әгъзалары, студентлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр катнаша.

Митинг алдыннан концерт булды. Татарстан вице-премьеры Вәсил Шәйхразиев, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова чыгыш ясады.

Митингта бер меңләп кеше катанаша.

XS
SM
MD
LG