Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тишков Мөхәммәтшинга "россиян" милләте канунында Татарстан фикерен исәпкә алырга вәгъдә иткән


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "россиян" милләте турында галим Валерий Тишков белән сөйләшкән. Тишков Татарстан фикерен исәпкә алмыйча бу канун өлгесе Дәүләт Думасына кертелмәячәк дип вәгъдә биргән.

"Академиклар, аеруча галим Валерий Тишков "россиян" дигән милләт турында күп сөйли, бу хакта аның белән Казанда аерым да сөйләштек. Бу тәкъдим белән милли республикалар килешмәде, чөнки милли асылны югалту куркынычы бар. Әлегә канун кабул ителмәде, туктатып калдылар. Валерий Тишков белән сөйләштек. "Мин сезне ишеттем, Татарстанның фикерен исәпкә алмыйча бу канун проекты Русия Дәүләт Думасына кертелмәячәк дип вәгъдә итте", диде Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә багышланган конференциядә.

16-17 майда Казанда "Русия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" исемле төбәкара конференция уза. Биредә Русиянең төрле төбәкләреннән, федераль үзәктән милли проблемнарны эчтән белгән галимнәр, белгечләр фикер алыша. Җыенда "россиян" милләте кануны турында фикер алышуга да зур урын бирелде.

Русия этнология һәм антропология институты мөдире, академик Валерий Тишков әлеге "россиян" милләте турындагы канун урынына "Милли сәясәт нигезләре турында" канун әзерләнәчәген әйткән иде. Әлеге канун өлгесе концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе дә булып торган Тишков бу уңайдан милли сәясәт өлкәсендә төп төшенчәләр кергән терминнар сүзлеге эшләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG